- Проектны инде уңышлы дип атарга була, чөнки аңа илнең барлык төбәкләре дә кушылды. Ярымфинал үзәкләре булган шәһәрләрне сайлаганда без транспорт логистикасы мөмкинлегеннән, шулай ук теркәлгән катнашучылар буенча статистик күрсәткечләрдән файдаландык, – дип билгеләп үтте Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Туризм үсеше буенча Координация советы рәисе, «Кунакчыллык остасы» конкурсын оештыру комитеты рәисе Ольга Голодец.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча ярымфиналлар үткәрү статусы өчен шәһәр-үзәкләр исемлегенә Иркутск, Салехард, Самара, Уфа, Пятигорск, Сочи, Ялта һәм Калининград кергән. Тагын бер ярымфинал Мәскәү өлкәсе шәһәрләренең берсендә узачак.
"Без ярымфинал географиясе катнашучыларның күбесенә уңайлы булырга тиеш дип саныйбыз. Конкурсантлар 12 гыйнварга кадәр 9 шәһәрнең теләсә кайсын шәхси кабинетта сайлап алалалар, анда аларга ярымфинал этабын узу уңайлы. Әгәр катнашучы ярымфинал шәһәрен мөстәкыйль сайламаса, Үзәк, әлеге төбәкнең конкурсантның шәхси кабинетында булуына карап, автомат рәвештә билгеләнәчәк. Конкурсның дистанцион этабында һәр катнашучының нәтиҗәсе шушы ук үзәкне сайлаган башка конкурсантларның күрсәткечләре белән чагыштырылачак», – дип билгеләп үтте «Кунакчыллык остасы» конкурсы җитәкчесе Евгений Малыгин.
Автор: Резида Валитова