Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Радий Хәбиров - Туймазыда

Фото: ИА "Башинформ"
Фото: ИА "Башинформ"

Республика Башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре белән Туймазыга килде. Төбәк Башлыгы каты көнкүреш калдыклары предприятиесе төбәк операторы эшчәнлеге белән танышты, социаль, спорт һәм инфраструктура объектларында булды, төбәкне үстерү мөмкинлекләре тикшерде.

Экология Т» җәмгыяте - каты көнкүреш калдыклары белән мөгамәлә итү төбәк оператоларының берсе. Ул барлыгы 560 мең кеше яшәгән ун районны һәм Октябрьский шәһәрен хезмәтләндерә. Директоры Илнур Шакиров сүзләренә караганда, чүп-чар чыгару эшен тотрыклы оештыру халыктан акча җыюны үстерүгә булышлык итә. Ел башында ул күрсәткеч 50 процент булса, әле - 78.

Төбәк операторының 40 берәмлек техникасында атна саен 3,6 мең тонна калдыклар чыгарыла. Быел җәмгыять республика бюджетыннан 17,5 миллион сум күләмендә субсидия алган. Бу акча 8 берәмлек махсус техника алу чыгымнарын каплатуга тотылган. Компания үз акчасына эре калдыкларны ваклау җайланмасы алган.

Республика Башлыгы диспетчер үзәге эше белән танышты, арытаба поаннары турында белеште, чүп-чарны сортларга аеру станцияләре төзү турында кызыксынды.

Халыкны чүпне аерым җыярга күнектерү өчен предприятие кулланылган тараны кабул итү автоматлары, ягъни фандоматлар сатып алуны планлаштыра. Радий Хәбиров республиканың бу юнәлештә компаниягә субсидия рәвешендә ярдәм күрсәтәчәген белдерде.

Республика Башлыгы Куйбышев тимер юлының Туймазы шәһәре тимер юл вокзалына килде. Ул 1962 елда төзелгән.

"Русия тимер юллары" җәмгыяте тарафыннан вокзалга 20,5 миллион сумлык комплекслы ремонт ясалган.

Биредә ишек аралары киңәйтелгән, билет кассалары һәм санитария-гигиена бүлмәләре җиһазландырып, пассажирлар залында һәм вокзал территориясендә мөмкинлекләре чикле пассажирларны урнаштыру урыннары билгеләнгән, автотранспорт өчен махсус парковка оештырылган. Моннан тыш, пассажирлар дежур персоналны чакыруның махсус төймәләреннән файдалана ала.

Район хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов республика Башлыгыннан вокзал яны мәйданын төзекләндерү һәм реконструкцияләү, тимер юл кичүе ремонтын финанслау мөмкинлеген карауны сорады.

Туймазыда көненә 300 кешегә исәпләнгән яңа балалар поликлиникасы төзелеше тәмамланды. Ул 2018 елның июлендә башланган иде. Төзелешнең гомуми бәясе - 6 миллион сум, шуның 172 миллион сумы төзелешкә, 164 миллион сумы җиһазлауга һәм медицина җиһазларына тотылган.

Башкортстан башлыгы Радий Хабиров дәвалау кабинетларын карады, табиблар белән аралашты.

Ул шулай ук боз комплексы базасында спорт мәктәбе белән танышты, анда җиде бүлектә 787 бала шөгыльләнә.

2017 елдан Русия Хоккей федерациясе президенты Владислав Третьякның «Туймазы – Арена» мөрәҗәгатеннән соң, танылган совет хоккейчысы һәм тренеры, спорт комментаторы, «Салават Юлаев» хоккей мәктәбендә тәрбияләнүче Сергей Гыймаев исеме бирелде.

Яшь хоккейчылар һәм фигуралы шуучылар белән аралашканнан соң Радий Хәбиров аларга хоккей инвентаре һәм башка төр җиһазлар алу өчен 3 млн 250 мең сумлык сертификат рәвешендә Яңа ел бүләге ясады.

Автор: Резида Валитова