Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Гаражында бер кочак акча тапкан

Фото: gazeta.ru
Фото: gazeta.ru

Берәүгә кинәт бәхет ишелеп төшкән.

Татарстанда гаражында тәртип урнаштыру белән шөгыльләнгән Евгений Петрович акча хәзинәсе таба. Башта аптырап кала, аннары ул әлеге акчаларны сөеклесенә бүләк итәрмен дип 30 ел элек үк яшерүен искә төшергән. Туксанынчы елларда ул алар турында оныткан. Ачылмаган капта 5 сумлык купюралар булып чыга.

30 ел эчендә акча үзләренең сатып алу кыйммәтен югалтса да, музейда бик теләп алганнар. Ядкарь тантаналы рәвештә Казан социаль-көнкүреш музеена тапшырылган.

Автор: Резеда Галикәева