Ярмәкәй районында авылда яшәүче белгечләр һәм яшь гаиләләр торак сертификаты алды.
Яшь гаиләләргә ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән бик күп дәүләт чараларының берсе — 2014 елда кабул ителгән “Башкортстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын көйләү” дәүләт программасының “Башкортстан Республикасы авыл территориялерен тотрыклы үстерү” ярдәмче программасы.
Быел әлеге программаны финанслау 1,01 миллиард сумга кадәр артты: 578 миллион сум — федераль бюджеттан, 432 миллион сум республика бюджетыннан бүленде.2020 елга финанслау 1,38 миллиард сум күләмендә планлаштырылган, 2021 елга — 1,21 миллиард сум.Бу акча социаль өлкәне һәм инженерлык инфраструктурасын үстерүгә (газ, су белән тәэмин итү), торак шартларын яхшыртуга, фельдшер-акушерлык пунктларын төзүгә юнәлтелә.Ярмәкәй районында әлеге программада 40 гаилә катнаша, шуларның яртысыннан күбрәге — яшьләр.
Аларга 40 миллион сумнан артык дәүләт субсидиясе түләнгән.2019 елда әлеге программада 13 гаилә катнашты, алар 1120 квадрат метр торак төзиячәк, субсидия күләме 11,3 миллион сум тәшкил итә.Алты гаилә дәүләт ярдәмен яз көне алган иде. Күптән түгел тагын җиде гаилә торак төзү өчен сертификатка ия булды.
Усман-Ташлы авылыннан Михаил Акланов “Байрак” җәмгыятендә пешекче булып эшли. “Торак шартларын яхшыртуга күптән омтылдык. Безнең хыял тормышка ашуга без бик бәхетле”, – ди Михаил. Гаилә чиратта ике ел торган.Нигора Баһаветдинова 11 ел Ярмәкәй авылы балалар сәнгать мәктәбендә укыта. Ире белән ике бала тәрбиялиләр.
Радик Баһаветдинов хезмәт эшчәнлеген шулай ук Ярмәкәй урта мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы булып башлаган. Алты елдан соң муниципаль хезмәткә күчкән.– Тормышын авыл белән бәйләргә карар иткән гаиләләр өчен ярдәм программасы булуына шатбыз, – ди гаилә башлыгы.Дәүләт субсидиясенең күләме 750 меңнән алып 1 миллион8 мең сумга кадәр тәшкил итә.
Автор: Энҗе ШӘФЫЙКОВА