Артем Мазовтан һәм аның ике улы - алты яшьлек Слава һәм сигез яшьлек Ильядан ике айдан артык бернинди яңалык юк. Әтисе ике малае белән 26 октябрьдә югалган иде. Тикшерү комитеты, полиция һәм волонтерлар аларны эзләүне дәвам итә. Социаль челтәрләрдә үзләрен күрәзәче, эзотерик һәм экстрасенс дип атаучылар Мазовлар язмышының үз версияләрен әйтә. “Әти кеше белән барысы да начар, балалар белән - яхшы. Тоемлавым буенча, балалар аерым, әти аерым. Балалардан тынычлык килә, ул аларны, мөгаен, я танышларында яшергән, я ял итәргә шифаханәгә яисә кунакханәгә җибәргән. Аның үзе белән хәлләр начар, хис-кичерешләре күп, мөгаен, эчә, адекват булмаган хәлдә”, - дип яза эзотерик Венера Безфамильная. Экстрасенс Елена Степанова, һичшиксез, Артем Мазов балаларын үтергән, дип белдерә. “Соңгы тапкыр ул “Речные зори” бакча ширкәтендә булды, бакча участоклары территориясендә балаларны теләсә кайда күмәргә мөмкин”, - ди ул. Югалган уфалыларның фотосурәтләрен караган экстрасенс Ольга Александрова барысының да юк
Экстрасенслар Мазовларның кайдалыгы версияләрен әйтте
27 декабря 201927 дек 2019
11
1 мин