ЧОРМАГА МЕНӘ ТОРГАН БАСКЫЧ ЯКИ МИНЕМ БЕР СӘЕР ХЫЯЛЫМ ⠀ Утызның теге ягына чыккач, никтер мин балачакны ешрак искә төшерә башладым. Уйлап утырам да, бигрәк хыялый булганмын инде. ⠀ Кемдер принцесса булырга хыялланса, мин күн чалбарлы сугыша торган герой-кызларга охшарга тырыша идем. Имеш, мотоциклда җилфердәп килеп туктап, касканы салам да, чәчләрем җилдә тузгып тарала. Ий, миннән дә текә кыз булмый иде инде шул чакта😂 ⠀ Бераз үсә төшкәч, хыяллар көнкүреш мәшәкатьләре белән бәйләнә башлады. Күршеләрдә чормага менә торган баскычның өйдә икәнен күргәч, минем дә үзебезнең он бүлмәсендәге тимер баскычны өйгә кертеп куясы килә башлады😏 ⠀ Каян чыкты бу сәер хыял? Аның сере бар иде. ⠀ Чорма бит ул үзе бер сихри дөнья. Бау белән бәйләнгән катлы-катлы Мурзилка жарналларыннан алып иске савыт-сабага хәтле бар анда. Апаларның, әтинең мәктәп вакытыннан калган көндәлекләрен, язу дәфтәрләрен табып укуы гына да ни тора. Иске китаплар, гәҗитләр - үткән заман белән тоташтыручы күпер. Аларны ачып җибәр