Түбән Кенә авылында яшәүче Тәскирә Гомәр кызы Галимуллинаны 95 яшь юбилее белән котларга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты килде. Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Карадуган авыл җирлеге башлыгы Шамил Низамиев, «Татарстан почтасы» җитәкчесе Гали Фәйзрахманов, «Игенче» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе Булат Зиатдинов юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын Котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар. Бөек Ватан сугышы ветеранын юбилее белән котларга районыбызга эшлекле сәфәр белән килгән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Әсгать улы Нугаев та килде. Район башлыгы ветеранның сәламәтлеге, ихтыяҗлары һәм проблемалары белән кызыксынды. Бөек Җиңүгә керткән бәяләп бетергесез өлеше, сугыш һәм сугыштан соңгы елларда фидакарь хезмәтләре өчен аңа рәхмәт белдерде, ш
Бөек Ватан сугышы ветеранына – 95 яшь! (+фоторепортаж)
6 ноября 20196 ноя 2019
21
1 мин