Кичә Кукмарада чын Халыклар бердәмлеге көне үтте дисәм дә ялгышмам. Биредә Балтач, Кукмара, Арча картчылары көч сынашты. Көннең салкынча булуы да киртә булмады җилдәй җитез егет-кызларга. Бәйге башланганчы машиналарны бер кат тикшереп чыгу, махсус трассада йөреп карау һәрбер спортчының төп максаты иде. Шунысын да искәртеп үтәсем килә, кайчандыр үзе картта элдергән Руслан Гарифуллин хәзер әлеге спорт төренә улы Данияр белән кызы Диләрәне дә тарткан. Бәйгегә дә балалар әти канаты астында килгән иде, дөрес, якыннары өчен җан атарга килүчеләр аз түгел иде бу көнне. Якыныңның көч биреп торуы яшь спортчыларга өстәмә көч биреп, алар тагын да тырышып чыгыш ясады. Ярыш башлануны катнашучылар бик зур түземсезлек белән көтеп алды. Җирәбә буенча билгеләнгән урыннарга басып, старт бирелүгә машина гөрелтәүләре көчәеп, картлар алга ыргылды. Бу ярышта бәхет эше дә зур роль уйнады. Трассада сүнеп калган яки читкә кереп киткән картларны көндәш команда дип тә карап тормыйча, якында кем булса, шул ярдәм