Беренче октябрьдә бөтен дөньяда өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бу көнне без әби - бабаларыбызны хөрмәтлибез. Өлкәннәр көнен балалар бакчасында билгеләп үтү бик мөһим, чөнки бу бәйрәм-балаларда өлкән буынга карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү өчен өстәмә мөмкинлек. Өлкәннәр көне уңаеннан Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасында концерт программасы әзерләнгән иде. Алар өчен урта,өлкән һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре балалары шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Барлык төркемнәрдә дә өлкән яшьтәге кешеләр турында, аларга хөрмәт, кайгыртучанлык тәрбияләүгә юнәлдерелгән дәресләр, әңгәмәләр үткәрелде. Балалар рәхәтләнеп үзләренең әби-бабайларын рәсемгә төшерделәр, бәйрәмгә бүләкләр әзерләделәр.Әби-бабайлар оныклары чыгышы белән бик канәгать булып өйләренә таралыштылар.
Первого октября во всём мире отмечается День пожилых людей. В этот день мы чествуем наших бабушек и дедушек. Отмечать День пожилого человека в детском саду очень важно, ведь этот праздник – дополнительная возможнос