6 сентябрь көнне Теләче һәм Алан урта мәктәпләрендә “Батырлык” дәресләре узды. Әлеге дәресне ДОСААФның район оешмасы үткәрде. Дәреснең темасы “Советлар Союзы Герое очучы Михаил Петрович Девятаев” дип исемләнгән иде. ”Укучылар һәм мөгаллимнәр өчен файдалы булган дәрестә Михаил Петровичның улы Александр Михайлович, тормыш иптәше Фирдәүс Исмәгыйловна катнашты. Дәрестә катнашучылар иң элек, батыр очучы турында документаль фильм карады. Соңыннан, “Советлар Союзы Герое очучы Михаил Петрович Девятаевның улы әтисе турындагы хәтирәләрне яңартты. Укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
ДОСААФның район оешмасы җитәкчесе Рәис Нуртдинов укучыларны герой кебек туган якларын яратырга, батыр булырга чакырды. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова, Алан авылы җирлеге башлыгы Әхмәт Хаҗиев кунакларга үзләрен җылы сүзләрен җиткереп, дәрестә катнашканнарына рәхмәтен җиткерде.