Найти в Дзене
Тюлячи Информ

Халык театрга сусаган

2 сентябрь көнне Теләче мәдәният йортында Әлмәт татар дәүләт драма һәм комедия театры тарафыннан Зифа Кадыйрова романы буенча куелган “Синсез килгән язлар” дип исемләнгән спектакль күрсәтелде. Мелодраманы сәхнәгә режиссер Лилия Әхмәтова куйган. Галиәскәр Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиев сәхнәләштергән. Шунысын ассызыклап узарга кирәк, тамаша халык белән тулы залда узды. Әлеге уңайдан әлмәтлеләр районыбыз тамашачысына бик рәхмәтле калды. Теләчелеләр дә артистларга, роман авторына һәм режиссерга, инценировка язучыга ихтирам күрсәтеп, зур тәрбияви мәгънәгә ия спектакльне бер сулыш белән карады, алкышлап кул чапты.
Азактан район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Ихсанов сәхнәгә күтәрелеп, артистларга тамашачылар, район җитәкчелеге һәм шәхсән үз исеменнән зур рәхмәт белдерде. “Хөрмәтле артистлар, күргәнегезчә, спектакль тамаша тулы залда узды. Димәк, райондашларыбыз театр сәнгатен яраталар, үз итәләр. Алар театр сәнгатенә сусаган. Без - тамашачылар

2 сентябрь көнне Теләче мәдәният йортында Әлмәт татар дәүләт драма һәм комедия театры тарафыннан Зифа Кадыйрова романы буенча куелган “Синсез килгән язлар” дип исемләнгән спектакль күрсәтелде. Мелодраманы сәхнәгә режиссер Лилия Әхмәтова куйган. Галиәскәр Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиев сәхнәләштергән. Шунысын ассызыклап узарга кирәк, тамаша халык белән тулы залда узды. Әлеге уңайдан әлмәтлеләр районыбыз тамашачысына бик рәхмәтле калды. Теләчелеләр дә артистларга, роман авторына һәм режиссерга, инценировка язучыга ихтирам күрсәтеп, зур тәрбияви мәгънәгә ия спектакльне бер сулыш белән карады, алкышлап кул чапты.
Азактан район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Ихсанов сәхнәгә күтәрелеп, артистларга тамашачылар, район җитәкчелеге һәм шәхсән үз исеменнән зур рәхмәт белдерде. “Хөрмәтле артистлар, күргәнегезчә, спектакль тамаша тулы залда узды. Димәк, райондашларыбыз театр сәнгатен яраталар, үз итәләр. Алар театр сәнгатенә сусаган. Без - тамашачылар, айон, авыл җирлегенә дәүләт театрларының ешрак килүен телибез.Театрның тәрбияви көче бик зур. Аеруча ул үсеп килүче буын өчен кирәк. Сезне тагын, яңа спектакльләр белән, Теләче сәхнәсендә көтеп калабыз. 2019 ел - Россиядә театр елында бу аеруча да актуаль яңгырый, - диде ул артистларга иҗади уңышлар, имин гастрольләр һәм гаилә бәхете теләп.

Фәнил Гаязов тексты һәм фотосы.