Район башлыгы Илдус Зарипов Мәтәскә җирлегендә булган көнне үз эшләрен ачып, бүген уңышлы гына эшләүче хуҗалыкларда булды.
Җитәкчеләр, авыл җирлекләре башлыклары үзарасалым акчасына башкарылган эшләр белән танышты.
Мәтәскә җирлегендә генә түгел, районда күпләргә яхшы таныш Рафык абый Сәләхив бүген сөтне саклау, эшкәртү комбинаты эшләп ята. Бүген инде бина тулысынча әзер, сөт эшкәртү өчен җиһазлар булдырырга кирәк. Рафыйк абый быел, комбинатны эшләтеп җибәрергә хыяллана. Бу эштә эшләү өчен кадрларда эзли башлаган. Бу инде авылда янә өстәмә эш урыннары дигән сүз. Җитәкчеләр тынгысыз Рафыйк абыйга уңышлар теләде.
Илнур Фатыйхов бүгенгесе көндә 15 сыер асрый икән. Бүген ул үз көче белән яңа ферма, склад төзегән. “Агростартап” программасында катнаша, бүген документларын җыеп тапшырган. Җитәкчеләр биредә күргәннәреннән дә канәгать калды.
Гөлшат Садыйковалар да бүген яңа терлек торагы төзү белән мәшгүль. “Кышка ашату өчен җитәрлек күләмдә печән әзерләп куйдык, сыйфатлы итеп, тиешенчә терлек торагын төзеп куячакбыз. Үз көчебез эшлибез”,- диде хуҗалар җитәкчеләргә.