Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы көненә муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә автомобильләр тапшырды. Әлеге олы бүләккә безнең районнан Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Загидуллин Ирек лаек булды.
“Шевроле Нива“ автомобильләре ачкычларын тапшыру тантанасында район башлыгы Илдус Зарипов та катнашты.