Найти в Дзене
Тюлячи Информ

"Автобус-14.30" Теләче тукталышында

15 август көнне район мәдәният йортында ТР  Яшьләр эшләре министрлыгы белгечләре тарафыннан районыбыз яшьләре өчен “Автобус  - 14.30” дип исемләнгән акция үткәрелде. Министр урынбасары Анна Зәхмәтова алып барган эшлекле сөйләшүдә яшьләребез белән беррәттән, муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов һәм яшьләр белән эшләүче оешма җитәкчеләре, белгечләре дә катнашты

Чарада әүвәл яшьләребез өчен, аларның дөньяга карашын, республикада, шул исәптән районда алып барылучы яшьләр сәясәтенә мөнәсәбәтләрен билгеләү максатыннан тест-сораштыру үткәрелде.

Очрашуның икенче өлеше исә диалог форматында алып барылды. Дустанә һәм җылы шартларда алып барылган сөйләшүдә яшьләребезнең киләчәккә булган хыяллары, мавыгулары чагылды.