Найти тему
Тюлячи Информ

Якташларыбызны дога белән искә алдылар

14 август көнне Теләче һәм Саба районы делегациясе Суслонгер лагерында һәлак булган якташларыбызның рухына дога кылырга барды.

Теләче башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Азат Нурмөхәмәтов, Саба муниципаль районы башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Марат Кәримов, эшмәкәр Рифкать Шафыйков җитәкчелегендәге делегация шушы изге урынга сәфәр кылды. Делегация составында Саба, Теләче районнары хәрби комиссары Фәнис Закиров, Теләче районы ветераннар Советы рәисе урынбасары Сәлмән Гыйльмиев, “Форпост” оешмалары вәкилләре, район үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре, мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, дин әхелләре һәм якыннары шушы лагерьда газап кичкән райондашларыбыз бар иде.

Тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.