Узган атнада составына район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, янгын бүлеге һәм район хакимиятеннән җаваплы белгечләр кергән комиссия мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген тикшерүне тәмамлады.
Алар тарафыннан 24 белем бирү һәм 15 мәктәпкәчә, 2 өстәмә белем бирү оешмасы тикшерелде.
Комиссия безнең күзлектән мөһим булып саналмаган ваклыкларны да игътибар белән тикшерде, тиешле урында кисәтү ясады, киңәшләрен бирде. Айдар балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп бинасы шау чәчәклеккә күмелгән. Мөгаллимнәр, бакча хезмәткәрләре балаларны каршы алырга әзер, сыйныф бүлмәләре, сабыйларның уен бүлмәләре дә көлеп тора. Әбде төп мәктәбенең ишегеннән атлап керүгә, буялган идәннәргә, стеналарга күз төште. Икенче катка менү баскычлары, сыйныф бүлмәләре, ашханәнең стенасы барысы да өр-яңадан “күлмәк” кигән. Әлеге эшне мәктәп коллективы үз көче белән башкарган. “609 килограмм макулатура һәм берникадәр кирәкмәс тимер-томыр, иске ка дакларны тапшыру ремонт проблемасын чишәргә ярдәм итте. Башка елларны мәктәп биләмәсендә үскән печәнне дә сата идек, яңгырлар булу сәбәпле, быел андый мөмкинлек булмады”, - диде педагог Фирдәүсә Михайлова.
Быел исә Түбән Саурыш башлангыч мәктәбендә беренче, өченче сыйныфларда ике бала белем алачак. Укучыларга белем бирүче Резедә Борханетдинова: “Бернинди дә проблемаларыбыз юк, мондый мәктәп турында хыялланмаган да идек, балалар хәвеф-хәтәрсез генә белем алсын”, - диде комиссияне озатканда.
1983 елда төзелгән Олы Мишә урта мәктәбенә 2016 елда капиталь ремонт үткәрелгән. Биредә быел косметик ремонт кына ясалган, җыештырылган. “Укучыларга булган әйберне саклап, кадерләп тоту турында һәрчак аңлатып торабыз”, - диде мәктәп директоры Айнур Сафин. Кабинетларда урындыклар, парталар да бүген генә буялган кебек. Мәктәп биләмәсе бик зур, кура җиләкләрен җыеп өлгерә алмыйлар икән хәтта. Алмагачлар арасындагы сукмактан йөрүе укучыларга үзе бер күңелледер.
Баландыш төп мәктәбе дә яңа уку елына әзер. Дарвин мәйданчыгы эшләнеп куелган. Укыту-тәҗрибә участогының күп бүлекләре булдырылган.
Тиләҗе башлангыч мәктәбе көлеп тора. Мәктәп яны биләмәсе шау чәчәккә күмелгән. Яңа мәктәптә белем алу өчен бар уңайлыклар тудырылган. Узган елны капиталь ремонт үткәрелгән Иске Җөри балалар бакчасына кергәч, үзеңне сихри дөньяга эләккән кебек хис итәсең. Бакча коллективы бина биләмәсен үз куллары белән бизәгән, матурлаган.
Алан урта мәктәбендә косметик ремонт ясалган, мәктәпкә керү юлында күпсанлы чия агачлары утыртканнар. Бакчадагы яшелчәләр дә мул уңыш вәгъдә итә.
Алан балалар бакчасына узган ел, дәүләт программасы нигезендә, капиталь ремонт ясалган иде. Бакча биләмәсе тагын да матурланган. Биредә бар җирдә зәвык, матурлык күзгә ташлана, бүген генә ремонт ясалган кебек. Бакча мөдире Гөлзада Ахварова әлеге матурлыкны тудырган әти-әниләргә, Алан җирлегендә яшәүче эшмәкәрләргә рәхмәтле. “Бакчаның тормышына бер генә әти-әни дә битараф түгел, кемдер стеналарга рәсем ясады, икенчеләр шуларны буяды. Уен мәйданчыкларын эшләргә ярдәм иттеләр. Безгә ярдәм итүче эшмәкәрләрнең кайберләре хәтта исемнәрен дә әйтмәскә кушты. Идәннәргә быел аларның ярдәме белән яңа паласлар җәелде, сабыйларның кроватьларына матур япмалар тектерелде. Аларга без чиксез рәхмәтлебез”, - диде ул.
Балыклы мәктәбе хезмәткәрләре яңа бина турында хыяллана. Булдыра алганча, алар да яңа уку елына әзерләнгән. Бакчада чәчәкләр үстергәннәр, кирәкле документларны тәртипкә салганнар.
Теләче авылының “Аленушка” бакчасының уен мәйданчыгы, бакчага илтүче юллар да быел чәчкәләргә күмелгән. Уен мәйданчыкларын тәртипкә китерергә әти-әниләр булышкан. “Ярдәм иттеләр, бик зур рәхмәт, матурланды”, - диде бакча җитәкчесе Роза Салихова. “Шатлык” һәм “Кояшкай” бакчаларында тикшерү барышында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсенең район күзәтчелек бүлеге инспекторы Ленар Тимерханов бакча хезмәткәрләренә янгын килеп чыкканда үзеңне тоту кагыйдәләрен тагын бер кат исләренә төшереп, сөйләшүләр үткәрде. Теләче урта мәктәбен тикшерү байтакка сузылды. Комиссия һәр кабинеттта булды. Мәктәп лабораторияләре, спорт залы, ашханә, урамдагы уен мәйданчыклары җентекләп тикшерелде.
Эльмира ӘХМӘТҖАНОВА.
Автор фотосы