Найти тему
Тюлячи Информ

АЧЫЛЫР МИКӘН, АЧЫЛМАС МИКӘН?

Авыл хезмәтчәннәре, бигрәк тә игенче-механизаторлар, белгечләр, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре әнә шундый сораулар белән бимазаланган халәттә яши.

Быелгы урып-җыюда сыйфатлы һәм нәтиҗәле эшләгән комбайнчылар өчен район һәм республикакүләм бәйгеләр булдырылды. Әлегедәй бәйге өченче ел да, былтыр да үткәрелгән иде. Мәсәлән, узган ел кызыксындыру премиясенә җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтенең 4 комбайнчысы лаек булган иде. Республикакүләм бәйгедә 500 җиңүче билгеләнәчәк. Ашлык суктыруда эшләгән 280 комбайнчыга - 60, игеннәрне теземнәргә салуда эшләгән 20 комбайнчыга - 60, 200 комбайнчыга - 35 мең сум күләмендә кызыксындыру премиясе бирү каралган. Соңгысын район күләмендә призлы урынга чыккан комбайнчыларга бирү күздә тотыла.

Бу уңайдан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов:

“Безгә һава торышының ачылып китүе кирәк. Фаразлардан күренгәнчә, айның беренче яртысы өметле түгел, яңгырлар дәвам итә. Августның икенче яртысы да аяз, коры көннәрдән генә торачак дип беркем дә гарантия бирә алмый. Хуҗалык җитәкчеләренә , белгечләргә һәм комбайнчыларга, суктырылган игенне киптерү хисабына, һава ачылган саен басуга чыгарга кирәк дип, район матбугаты аша мөрәҗәгать итәм. Уңышта көннәнкөн югалту бара. Кояшлы, җылы, коры көннәрне көтәргә кирәкми. Сентябрьгә калган урак ул зур югалтуларга дучар булучан”, - дип белдерде.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 12 августка алынган мәгълүматларга караганда, районда 2240 гектар мәйданда игеннәр теземнәргә салынган. Игенчемеханизаторларыбыз шуның 2170 гектарын суктырып алуга ирештеләр. Планга карата үтәлеш - 10%. План - 23741 гектар. Суктырып алынган икмәкнең тулаем кереме 5450 тонна. Бер гектарга 25,1 центнер иген уңышы туры килә. Суктырып алынган мәйданның 800 гектарын - арыш, 410 гектарын - көзге бодай, 960 гектарын - арпа культурасы тәшкил итә. Урып-җыю эшләре җаваплылыклары чикләнгән “АгроЛак” ширкәтендә, җаваплылыгы чикләнгән “Теләче Агро” ширкәтенең Муса Җәлил исемендәге, Сауш бүлекчәләрендә оешкан төстә башланып китте һәм шул тигезлектә дәвам итә. Иң мул уңыш - “Алан” ширкәтендә. Биредә бөртеклеләрнең һәр гектарыннан җыелган уңыш 38,1 центнер тәшкил итә.

8 августта көн чагыш тырмача аяз, кояшлы һәм җылы торды. Моны җаваплылыгы чикләнгән “АгроЛак” ширкәте игенче-механизаторлары оста файдаландылар, басуда рәхәтләнеп көзге бодай суктырдылар. Без дә, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән бергә бу оешканлыкның шаһиты булдык. Бу көнне көзге бодай басуында комбайнчылар - Владимир Мазарченко (“Мега-класс” комбайны белән), Алмаз Галиев (“Мегакласс”та) һәм Василий Архипов (рәсемдә) (“ДжонДир” комбайны белән) эшләде. Алар суктырган ашлыкны шоферлар - Азат Нургалиев (“КамАЗ” автомобиле белән), Илнар Хәсәнов (ЗИЛ130 автомобилендә) һәм Фәнил Галиәхмәтовлар (ГАЗ53 автомобиле белән) түкми-чәчми ындыр табагына ташып тордылар. Басудан кайтарылган ашлык шундук киптергечкә салына, киптерелә, беренчел чистарту үткәрелә. Газ ягуга көйләнгән, 2017 елда файдалануга тапшырылган һәм икътисадый, экологик яктан да күпкә файдалы булган ашлык киптергечтә машинистлар Илнур Галиуллин, Рөстәм Габдуллин һәм Рәнис Гыймадиевлар ике сменада хезмәт куялар. Ширкәтнең ындыр табагы хезмәт шавы белән тулы балачак, яшүсмер чорларны искә төшерде. Без үскәндә ындыр табаклары Шәткедәге кебек апалар, үсмер кызлар белән тулы була иде. Сөбханалла! Үзләре белән танышып үтик. Биредә апа-ханымнардан Фәүзия Әхмәтшина, Вера Гарипова, Разыя Шәмсетдинова, Гөлчәчәк Әхмәтшина, Гөлназ Балантаева, Гүзәлия Кадыйрова, укучылардан Илүсә Гыйләҗева, Зәринә Галимова, Таңсылу Сөнгатова, Галия Мөхәммәтҗановалар белән очрашып танышып кайттым. Ширкәт җитәкчелеге аларның эшеннән канәгать. Укучы кызлар өчен бер дигән хезмәт чиреге булыр ул. Шушы кызлар, ханымнар һәм машинист Гыйльфан Галимов, “АМКАДОР” тракторында эшләүче Фәннур Хафизовның уртак тырышлыгы белән амбарларга 60 тонна көзге бодай, 110 тонна арыш симәнәсе салып өлгергәннәр инде. Көзге чәчүне исә әлеге ширкәт 650 гектар мәйданда башкарырга планлаштыра. Шуның 250 гектарына арыш, 200 гектарына көзге бодай чәчәчәкләр. Моның өчен 300 гектар җир әзерләп өлгергәннәр.

Фәнил НИГЪМӘТҖАНОВ. Автор фотосы