11 августа илебез җәмәгатьчелеге физкультурачылар көнен билгеләп үтә.
Шушы уңайдан 10 август көнне велоузыш үткәрелде. Көндезге сәгатьләрдә узган массакүләм чарада 86 райондашыбыз катнашты. Ярышларны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин спорт бәйрәмендә катнашучыларны Физкультурачылар көне белән котлап, үңышлар, имин бәйгеләр теләде. Вело узышта олысы да, кечесе дә теләп катнашты.Спорт бәйрәме турында тулырак “Теләче” газетасының чираттагы саныннан укый аласыз.
Фәнил Гаязов фоторепортаж