Найти тему
Тюлячи Информ

Яңа уку елы якынлаша

Яңа уку елы якынлашаШушы уңайдан районыбыз мәктәпләрен яңа уку елына әзерләү эшләре, аларны комиссия нигезендә кабул итүләр башланды.

Мәсәлән, 1-2 август көннәрендә Кече Кибәхуҗа төп, Максабаш башлангыч, Ямбулат башлангыч, Олы Мәтәскә, Үзәк урта, Шармыш, Сауш төп, Шәтке, Олы Нырсы утра мәктәпләрендә һәм әлеге авылларның балалар бакчаларында шундый кабул итүләр узды.
Әлеге комиссия составында район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлнара Шакирова җитәкчелегендәге район мәгариф бүлеге методистлары һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсенең район күзәтү бүлеге инспекторы Ленар Тимерханов эшләде.
Фәнил Гаязов фоторепортажы