Найти в Дзене
Тюлячи Информ

Актив катнашыйк!

8 сентябрь көнне Татарстанда VI чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлау буенча сайлаулар узачак.

Шушы уңайдан районда җыелышлар, депутатлыкка кандидатларның халык белән очрашулары бара. Аның чираттагысы, 30 июль көнне, район мәдәният йортында оешма-предприятиеләрдә эшләүчеләр катнашында узды. Җыелышта муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин һәм “Татагролизинг” җәмгыяте генераль директоры, Дәүләт Советына “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан тәкъдим ителгән Азат Җиһаншин катнашты.
Очрашуда Теләче авыл җирлегендә башкарылган эшләр, планлаштырылган мөһим мәсьәләләр хакында Илдар Мараков таныштырды. Җыелышта муниципаль район башлыгы урынбасары, районда сайлауларны үткәрү өчен җаваплы җитәкче Айрат Фәтхуллинның чыгышы да тыңланды. Ул районыбызда - Әбде, Айдар, Олы Нырсы, Иске Җөри һәм Теләче авыл җирлекләрендә өстәмә сайлаулар булачагын әйтеп узды. “Райондагы барлык сайлау комиссияләре дә тулаем сайлауларга әзер. Электрон сайлаулар форматы берничә сайлау участогында быел да кулланылачак. Сайлаучыларыбыз республикада һәрчак актив булды, бу юлы да сезнең активлыкка нык ышанабыз”, - диде ул.

Тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.