Найти тему
Тюлячи Информ

Җиңүчеләр унике генә булачак

“Иң яхшы авыл клубы һәм авыл мәдәният йорты” дип исемләнгән республикакүләм конкурсның беренче (район) этабы төгәлләнде.

Конкурс кысаларында үткәрелгән концертларның соңгыларын без, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Ихсанов җитәкчелегендәге комиссия белән берлектә, 27 июль көнне Балыклы авылы клубында, Алан авылы мәдәният йортында тамаша кылдык.

Һәр ике учреждениедә дә безне үзешчәннәрнең күркәм чыгышлары каршы алды. Балыклы авылы клубы каршында эшләп килүче өлкән буын җырчылардан торган җыр берләшмәсенең чыгышын сокланмый карау мөмкин түгел. Аларның беришләре, әйтик, Миләүшә Гыймранова, Рәшит абый Гайнетдинов, күркәм дуэт Сәлимә Галиәхмәтова белән Фирая Һадиуллиналар аерым башкаручылар буларак та чыгыш ясадылар. Өлкәннәребез үрнәгендә балалар да сәнгати чараларда даими һәм актив катнашып, кечкенәдән сәнгатьне яратып үсәләр. Моның гүзәл бер үрнәге - авылның “Сүнмәс дәрт” балалар җыр һәм бию төркеме чыгышлары. Ә Алан мәдәният йортында безгә “Җырлыйк әле!” берләшмәсенең “Хәзинә” вокаль ансамбленә йөрүчеләр, “Умырзая” театр берләшмәсеннән Гөлинә Хөсәенова белән Дания Гатауллиналарның шигъри аһәңнәре, “Гөлләр” бию берләшмәсенә йөрүче укучы балаларның чыгышлары тәкъдим ителде.

“Җырлыйк әле!” берләшмәсенә йөрүче аерым җырчылар - Фәридә Гайфуллина, Алмаз Насыйбуллин, әнилекызлы Сиринә һәм Илсинә Исмәгыйлеваларның чыгышын, “Умырзая” театр берләшмәсенә йөрүчеләр тарафыннан күрсәтелгән “Практикантка килде безгә” дигән әсәрдәге өзекне дә тамашачылар яратып, кызыксынып карады. Кыскасы, үзешчәннәребез тик ятмыйлар, алар, мәдәният хезмәткәрләре җитәкчелегендә төрле берләшмәләргә берләшеп, яраткан, хөрмәт иткән тамашачыларын әледән-әле үзләренең күркәм чыгышлары белән сөендерепторалар. Азактан, үз фикерләрен җиткерергә сәхнәгә күтәрелгән район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Ихсанов билгеләп үткәнчә (рәсемдә), республикакүләм конкурста җиңүчеләрне билгеләгәндә әнә шул берләшмәләрнең иҗади эшчәнлекләренә, аларның нәтиҗәле эшләвенә бәя бирелә дә инде.

Болардан тыш, мәдәният йортларының, клубларының ишегалларына, андагы чисталыкка-пөхтәлеккә, эчке бизәлешкә дә зур игътибар биреләчәк. Конкурс 2019 елның 2 февралендә ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан кабул ителгән 249-р номерлы карар һәм 2019 елның 5 апрелендә ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан чыгарылган 275-ОД номерлы боерык нигезендә муниципаль мәдәният учреждениеләренең эшчәнлеген тагын да нәтиҗәле итү максатыннан үткәрелә. Алан дигәннән, мәдәният йорты каршындагы аллы-гөлле чәчәкләр белән тулган күркәм бакчаны искә алып китмичә булмый.

Элеккеге мәдәният йорты директоры Фәния Хәсәнова тарафыннан булдырылган һәм бүген директор Гүзәлия Җамалиева белән техник хезмәткәр Резидә Рәхимҗанова һәм китапханәче Гөлназ Хисамиева тарафыннан да тәртиптә тотылучы әлеге бакча бүген авылга үзгә бер ямь биреп тора.

Тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз