Сезне һөнәри бәйрәмегез көне белән ихлас котлыйбыз. Кануннар үтәлешен тәэмин итеп, гаделлек сагында уяу торуыгыз, катлаулы, четерекле мәсьәләләрне төгәл хәл итүегез, гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен эзлекле яклавыгыз зур хөрмәткә лаек. Бердәм, эшлекле, компетентлы коллективыгыз киләчәктә дә районыбыз тормышында законлылыкны тәэмин итүдә нәтиҗәле эшчәнлек алып барыр дип ышанабыз.