Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Яман шешкә тарыма!

Фото: roscontrol.com
Фото: roscontrol.com

Кайбер витаминнар организмга җитди зарар китерергә мөмкин, ди белгечләр. А, Е, Д, С витаминнарын үз белдегең белән күпләп кулланганда үлемечле авыруларга таруың бар.

Мисал өчен, яшәртү сыйфатына ия дип гүзәл затлар кулланырга яратучы Е витаминының зур бәлагә китерүе ихтимал.

Аны тиешле анализлар биргәннән соң, табиб кушса гына эчү кирәк. Артык күләмдә кулланганда ул организмда туплана һәм йөрәк авыруларына, хәтта яман шешкә китерергә мөмкин.

С витаминын күпләп эчү шикәр чиреннән җәфаланучыларга бик куркыныч, ди табиблар. Әлеге витамин аркасында организмда зур тайпылышлар килеп чыга, йөрәк өянәгеннән вафат булу хәвефе бермә-бер арта.

Озак вакыт дәвамында А витаминын куллану үпкә яман шеше килеп чыгу хәвефен 28 процентка арттыра.

Организмга фолий кислотасы күпләп керсә, адәм баласында онкологик авырулар килеп чыга.

Әлеге нәтиҗәләрне галимнәр 1993-2005 елларда үткәрелгән махсус тикшеренүләргә таянып хәбәр итә.