Безнең культура йортыбыз Авылны бизәп тора. Яшьләр культура йортында Төрле уеннар кора. Кайчак культура йортында Яхшы концертлар була. Яшьләргә урында калмый, Әби-карчыклар тула. Культура йорты салынган Яшьләргә ял итергә Әбиләргә хәйлә була Бала ташлап китергә. Әби концертка дип киткәч, Бабайда өйдә калмый Күңел ачып кайта алар, Аяк куллары талмый. Хәзер әбиләр-бабайлар Тикшермиләр яшьләрен Яшьләрдән калышмыйк диеп, Буяталар чәчләрен. Модный киемнәр кияләр, Берсеннән берсе уздырып; Әвәлге гадәтләрне Бетерделәр туздырып. Пенсияне күп алалар: Нишләсәдә җитәрлек Тормышлар шундый яхшырды- Уйласаң ис китерлек. Моннан соң да шулай булсын, Һавалар бозылмасын Кояш хаман балкып торсын Болытлар кузгалмасын. 1985-1990 еллар да язылган