Найти в Дзене

Нуҗа юллары

Машиналарны тилмертә Нуҗаның комлыклары. Юл кирәк дип уйлаучы юк, Гонахым шомлыклары! Машиналар бензин яга Нормаларын арттырып. Машина йөри алмагач, Азаплыйлар тартттырып. Безнең авылның юлллары Төрле авылга бара. Һәр җирдә юл эшләтәләр- Телевизордан кара. Безнең авылга асфальт юл Җиде генә чакырым. Шоферлар бик яраталар Юлның яхшы такырын. Авылга юл яхшы булса, Кунаклар килер иде Электән булмаган юллар Тиз генә булмас инде. 1984-1987 елларда язылган

Машиналарны тилмертә

Нуҗаның комлыклары.

Юл кирәк дип уйлаучы юк,

Гонахым шомлыклары!

Машиналар бензин яга

Нормаларын арттырып.

Машина йөри алмагач,

Азаплыйлар тартттырып.

Безнең авылның юлллары

Төрле авылга бара.

Һәр җирдә юл эшләтәләр-

Телевизордан кара.

Безнең авылга асфальт юл

Җиде генә чакырым.

Шоферлар бик яраталар

Юлның яхшы такырын.

Авылга юл яхшы булса,

Кунаклар килер иде

Электән булмаган юллар

Тиз генә булмас инде.

-2

1984-1987 елларда язылган