Авылыбызда ике күл бар.
Алып булмый суларын.
Начальниклар уйлый микән
Төзәтергә юлларын?
Ул күлләрдә коеналар
Үрдәк белән каз гына.
Шул күлләрне төзәтик дип,
Уйламыйлар аз гына.
Ташын китереп куйганга
Байтак еллар уздылар.
Җиде еллык чиркәү кебек
Эшне озакка суздылар.
Ул күлләрне эшләмәсләр
Читтән килеп марилар.
Авыл тулы депутатлар.
Алар нәрсә карыйлар?
Алай болай ут-күз булса,
Суны кайдан аласың?
Мультфильмдагы шикелле
Карыйсыңда каласың.
Күл эшләргә ташлар кайтты.
Ул ташка чыкты урын.
Су булмагач алып тора
Бөтен авылның нурын.
Сусыз булмый беркая да.
Улгәндә дә су кирәк.
Әйдә, кул кирәк безгә дип,
Уйлаучы юк тизрәк.
Кулнең суын агыздылар,
Яңа баштан эшләргә.
Кул хаман шул килеш тора.
Ут-күз булса нишләргә?
Элек кулне казыганнар,
Техника булмаса да.
Кулнең суы бик куп иде,
Булмаса да муеннан.
Күл беркемгәдә кирәкми ул.
Оныттылар ул хакта.
Начальниклар уйланырлар,
Пожар булса шул чакта .
Хәзер техника бик көчле,
Барсын эшли ала.
Ул-бу булса, начальниклар
Тайпылып читә кала
1985ел