Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Эт ирне үлемнән коткарган

Фото: weekend.rambler.ru сайтыннан
Фото: weekend.rambler.ru сайтыннан

Ул үз-үзенә кул салмакчы булган.

Ир белән хатын арасында низаг килеп чыккан.

Арытаба хатын йокларга яткач, ир үз-үзенә кул салырга булган. Эт, моны күреп, хатын йоклаган бүлмәгә кереп, аны уяткан. Ул торып чыгуга ир асылынган булган.

Хатын иренә беренче медицина ярдәме күрсәткән, шулай ук ашыгыч ярдәм машинасын чакырткан. Табиблар сүзләренә караганда, хатын аңа вакытында ярдәм күрсәтмәгән булса, ирнең гомере өзелер иде. Ирне дәваханәгә алып киткәннәр.

Автор: Ример Насретдинов