Найти тему

Авыл турында

Элек безнең бу авылны

Читтән килеп корганнар.

Авыл буласы урында

Зур имәннәр торганнар.

Шулай булган диеп сөйлиләр

Элек яшәгән картлар

Ул заманада авыр булган

Тормыш итәргә шартлар.

Бөтен эшне эшләгәннәр:

Урманын төпләгәннәр,

Кешеләр килеп эшләр диеп,

Ышанып ятмаганнар.

Бик торышып эшләгәннәр

Көнен-төнен белмичә.

Бер әйбер дә узе килмәгән

Азапланып йөрмичә.

Шулай итеп яши торгач,

Тормышлар алга барган.

Шул арада байлар килеп,

Халыкны җыеп алган.

Ул заманда авыл халкы

Бердә рәхәт курмәгән

Шулай булсада кеше

Кайгырышып йөрмәгән.

-2

Бер кеше аракы эчеп Тәртип бозып йөрмәгән.
Кайсылары аракының
Шешәсендә курмәгән.

Куп кешеләр ач булмыйк дип,
Эшләгәннәр байларга.
Теләгән эшләр булмаган,
Яратмыйм дип сайларга.

Эш хаклары бик аз булган,
Эш каты булсада.
Җылы киемнәр булмаган
Салкыннарда туңсада.

Элек булган ул хәлләрне
Беркем уйлап карамый.
Хәзер халык бик баеды,
Теләсә ни ярамый.

Хәзер кеше онытты
Ачлы-туклы йөргәнен
Берседә уйлап карамый
Ачлы туклы йөргәнен