Найти тему

Мишкәлеләр, магашлы алмантайлылар Калтасы җирендә Балтач данын яклады

 Узган атнада Калтасы районында үзешчән сәнгать осталарынның „Ший кандра” („Көмеш аркан”) төбәкара бәйгесе үтте.

Мари милләт вәкилләре арасында  үткән бәйгедә Балтач районы данын Мишкә авыл клубы каршында уңышлы эшләп килгән „Ар Мишкан” („Ар буендагы Мишкә авылы”) һәм Магашлы Алмантай авылының „Ужара” ансамбльләре яклады.

Төрле төбәкләрдән җыелган 30 төркем арасында райондашларыбыз сынатмады. Мишкәлеләр Ар буе мариларының дәртле биюен, магашлы алмантайлылар кул чабып башкарыла торган биюне уңышлы башкарып дипломнар белән бүләкләнде. 

Райондашларыбызны уңышлы чыгышлары  белән котлыйбыз, алдагы эшләрендә тагын да югарырак үрләр яулауларын телибез.