Найти тему

Көнтүгештә “Каз өмәсе”н башлап җибәрделәр

Көнтүгештә, Гөлчибәр һәм Марат Әхмәтгалиевлар яшәгән йортта, “Аманат” фольклор ансамбленең шаян җырлары астында "Каз өмәсе" үтте.

Көнтүгеш авылында яшәүче Гөлчибәр һәм Марат Әхмәтгалиевлар шәхси ихаталарында мөгезле эре терлекләр белән беррәттән, ел саен ишле санда кош-корт та үстерәләр. Быел да яздан алып Әхмәтгалиевлар яшәгән йорт ихатасына каз бәбкәләре  җанлылык өстәде. Хуҗалар уңган булгач,  казлар бик тиз үсеп симерделәр.  

Мата елгасы буенда урнашкан  Көнтүгештә кош-корт асрарга бар уңайлыклар да бар.  Капкадан чыктың исә, яшел чирәмлек. Ерак түгел, буа җәйрәп ята.  Менә казлар  суярлык булып та өлгерде. Көнтүгештә Әхмәтгалиевлар яшәгән йортта “Каз өмәсе” башланып китте. 

Шушы көннәрдә хуҗалар авылда яшәүче гаилә дуслары, туганнары белән өмә үткәрделәр.  Күмәк тырышлык белән, Көнтүгеш авыл мәдәният йорты каршындагы “Аманат” фольклор ансамбленең шаян җырлары астында ханым-туташлар  суелган  казларның тиз арада мамыкларын йолкып, эч-башын тазартып та куйдылар

 Авылда каз өмәсен башлап җибәргән   Әхмәтгалиевларның кул арты җиңел булсын. 

Римад Төрки

https://baltach.rbsmi.ru/articles/-mgyyat/k-nt-gesht-kaz-m-se-n-bashlap-ib-rdel-r/