Бу сорауны ишетүгә, берәүләр: “Бишектәге тәрбиядән”, - дип җаваплар. Икенче берләре исә илдәге сәясәтне атар. Өченче берләре мәктәп бусагасына төртеп күрсәтер. Без – татарлар исә бу урында: “Гаделлек безгә буыннан-буынга күчеп килә”, – дип күкрәк кага алабыз. Ник дигәндә, бу сыйфат безнең динебездә үк төп нигез булып салынган.
Мөхәммәд (с.г.в.) чорына күз салсак, беренче мөселманнар арасында да төрле катлам кешеләре булган. Алар арасында балалар да, хатын-кызлар да, байлар һәм коллар да бар. Димәк, Аллаһы Тәгалә гадел рәвештә барлык катлам кешеләре өчен дә уртак булган Коръәнне җибәргән. Аллаһның 99 бөек исеменең берсе – әл-Гадел булу да бу сыйфатның безнең канга борынгыдан сеңгәнлеген тагын бер кат дәлилли. Моннан тыш гаделлек – Аллаһы Тәгалә тарафыннан Хисап көнендә ачыкланырга тиешле соңгы хакыйкать санала.
“Зилзилә (Җир тетрәү)” сүрәсенең 7-8 нче аятьләрендә түбәндәге юллар очрый:
“Валлаһи, Хисап көнендә Аллаһ мөгезсез җанварның хокукын мөгезле җанвардан алып бирер”. Ягъни аны мөгезе белән сөзеп рәнҗеткән җанвардан, аңа җавап бирсен өчен, мөгезсез җанварга үз хокуклары алып биреләчәк. Тәнебез әгъзалары безнең өчен яки безгә каршы шаһит булачак. Җир безнең нинди гамәлләр кылганыбыз турында сөйләп бирәчәк. Коръән исә, аның белән сак мөрәҗәгать итүчеләргә, аны укучы һәм өйрәнүчеләргә шәфәгатьче булыр. Бик кечкенә генә гамәл дә хисапка керми калмас: “Кем тузан бөртеге (зәррә) кадәрле генә игелек кылган булса, хәтта шул да күренер. Кем тузан бөртеге (зәррә) кадәрле әшәкелек кылган булса, ул да күренер”.
Шул рәвешле безнең халык күпме гасырлар дәвамында гадел булырга тырышып, гаделлеккә өмет итеп яши. Ике мәртәбә дөнья сугышын кичергән ил тарихында халыкны берләштереп торган сыйфат та шушы түгелме соң? Сугыштан соңгы хәрабәләрне, сәнәгать тармагын, мәгариф, медицина,
шәһәр һәм авылны торгызганда да илдә гаделлек урнашып, бәхетле тормыш киләчәгенә өмет итеп яшәгән халык без. Бүген дә гаделлек эзләп яшәп ятыш.
Күптән түгел Илкүләм халык фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) тарафыннан уздырылган сораштыру нәтиҗәләре дә шул хакта сөйли. Сораштыруда катнашкан респондентларның 14 проценты: “Илдә социаль гаделлек урнашсын өчен дәүләт ришвәтчелеккә каршы көрәшергә тиеш”, - дип җавап биргән. “Социаль гаделлеккә бар халыкны тигез күрү (11 процент), хезмәт хакы белән пенсияләрне арттыру (9 процент), эшсезләр санын киметү (5 процент), икътисадны үстерү (4 процент) хисабына гына ирешеп була”, - дип җаваплаучылар да булган.
Посмотрите и другие публикации:
Гадел була беләбезме?
Дамир Исхаков, тарих фәннәре докторы, профессор, этнолог:
- Демократия булмаган җирдә гаделлеккә урын юк. Һәрхәлдә, Россиягә хас күренеш түгел бу. Гаделлек ул – бөтен кешегә дә уртак мөмкинлекләр булдырдан гыйбарәт. Гаделлек исламда нигез буларак салынган. Безгә – татарларга ул нәкъ менә шушы дин аркылы кергән дә инде. Мөселман кешесе бер Аллаһы Тәгаләгә генә буйсына. Шуңа күрә хакимияттәгеләргә дә бик игътибар итми. Татар халкы 500 ел буе колониаль тормыш алып барган, шактый нык изелгән. Шуңа күрә гаделлек ул – чынлап та безгә хас әйбер. Ул инде безгә генетик код буларак салынган.
Физәлия Дәүләтгәрәева, шагыйрә:
- Татар халкында, әлбәттә, гаделлеккә омтылыш бар. “Без – гадел халык” дигән сүзләрне ишеткәндә дә абсолют гаделлек түгел, ә шул гаделлеккә омтылу, чакыру кебек аңлашыла. Җәмгыяттә гаделлек булмый торып, халыкта тулысынча гаделлек була аламы соң? Минемчә, җирдә гадел тормыш, гадел җәмгыять – утопия, ягъни чынга ашмас хыял. Кешенең аңын, үзаңын үзгәртми торып, гадел җәмгыять төзү мөмкин түгел. Хәзерге тормыштан чыгып караганда, кызганыч, без гаделлектән ераклаша гына барабыз.
Лидия КОНСТАНТИНОВА, Мамадыш районы Усали урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы:
- Мөмкин кадәр гадел булырга тырышам. Үзем дөрес булмаган очракта, укучылардан гафу үтенергә оялмыйм. Балаларга: “Кешелек сыйфатлары яхшы уку белән генә бәяләнми, аны намус, гаделлек, кешелеклелек, тәртип бәяли”, - дип гел әйтә киләм. Гаделлек бит ул - катлаулы төшенчә. Әйтик, ике кеше конфликтка керде ди. Бу очракта аларның икесе дә үзенчә хаклы бит. Берсенең – хаклы, икенчесенең хаксыз икәнен аңлатып кара! Шуңа күрә бераз кеше сүзенә колак сала белү дә комачау итми. Тулы бер зур халыкны гадел халык дип атаудан куркам мин. Тарихта төрле мисаллар бар. Иван Грозный Казанны яулап алганда батырларча көрәшкәннәре билгеле, аның көчен тоеп, тизрәк дошман ягына авышканнары да булган. Гаделлек эзләгән Емельян Пугачевка кушылган татарлар да үзләренчә хаклы. Бабаларыбыз бөтен кеше тигез hәм бәхетле булган, гадел жәмгыять тә төзеп караган. Безнең буын ул жәмгыятьтә яшәп тә карады бит әле. Гадел тормыш биргән гадел жәмгыять оешса, ул таркалмаган да булыр иде. Чагыштырмача гадел жәмгыять булсын өчен, законнарның гадел һәм бөтен кеше өчен дә тигез булуы кирәк. Дөресен генә әйткәндә, гадел жәмгыять ул – хыял, утопия.