13 июль көнне узган гасырның җитмешенче елларында яшәүдәге туктаган Игенче авылында- "Авыл көне" булып үтте.
Әбде авылыннан ерак түгел, тау өстендә урнашкан авылда җәмгыясе 19 хуҗалык булган.
Бәйрәм алдыннан Саба, Теләче районнары җитәкчеләре, Игенче авылында яшәгән райондашларыбыз, аларның балалары, оныклары авыл зиратында мәрхүмнәр рухына дога кылдылар, Коръән, ойлә намазын укыдылар.
Аннары, ике районның үзешчәннәре элеккеге йорт урыннары буенча йөреп, биредә нигез иткәннәрнең балалары, оныклары алып кайткан бүләкләрне (бирнә) җыйдылар.
Саңыннан, бирегә җыелган халык, (аеруча балалар) уен-ярышларда катнашып, ике районнан чыккан сәнгать осталары концертын тамаша кылдылар.
Игенчедә узган "Авыл көне" турында тулырак "Теләче" газетасыннан укый белә аласыз.
Фәнил Нигъмәтҗанов
фоторепортаж