Найти тему
Тюлячи Информ

ҮЗЕ ӘНИ, ҮЗЕ КИЛЕН, ҮЗЕ КАЙНАНА...

Илебездә “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе тарафыннан игълан ителгән “Нык гаилә” дип исемләнгән проект тормышка ашырылып килә. Әлеге проект илдә-көндә гаилә институтын һәм гаилә кыйммәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән. Һәм бу проектта иң зур өстенлек балаларыбызны бәхетле итү юнәлешенә бирелә.

Әлеге проект кысаларында  “Балачакның унъеллыгы” дип исемләнгән чаралар программасы  тикмәгә генә формалаштырылмаган һәм ул озак еллар дәвамында  бик уңышлы гамәлгә ашырылып килә. Моннан тыш,  әлеге проект нигезендә ятимлекне киметү, яшь һәм күп балалы гаиләләргә ярдәм итү, илдә демографик хәлне уңай якка үзгәртү мәсьәләләренә дә зур игътибар бирелә. Районыбызда күпләргә үрнәк гаиләләрне хөрмәтләү, никахларны саклап калу, күп балалы аналарны социаль яклау чаралары күреп, дус-тату гаиләләр турында кайгыртыла.  Шушы чараларның гүзәл бер үрнәге буларак, быел март аенда район мәдәният йортында  “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе тарафыннан игълан ителгән “Нык гаилә” проекты кысаларында һәм Бөтендөнья  татар Конгрессының Теләче бүлекчәсе, “Ак калфак” хатынкызлар оешмасы теләктәшлеге  белән  “Төп йорт килене - 2019” бәйгесенең  финал ярышы  булып үтте.  Милли рухлы, сөйкемле, бай күңелле ханымнарны халыкка күрсәтү максатыннан үткәрелгән ярышта алты конкурсант көч сынашты. Тәүге тапкыр үткәрелгән бәйге үз алдына татар халкының йөзек кашы, намусы,  киләчәге булган  хатын-кызларыбызның  милли йөзен саклап калу,  гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны кире кайтару, телебезгә, динебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, балаларыбызны иманлы  итеп тәрбияләү, гаиләләрдә халкыбызның асыл сыйфатларын күрсәтү максатын куйды. Ә бәйгедә катнашучы  ханымнар берсеннән-берсе уңган, акыллы, гүзәл һәм аларның
һәркайсын күреп, ишетеп беләбез. Алар гаилә җылысын саклап торучы бер дигән килен, әни, хатын булудан тыш,  халык хуҗалыгында да игелекле хезмәт куялар. Биниһая зур тәрбияви әһәмияткә ия булган әлеге чарада конкурсантлар  күптөрле биремнәр буенча көч сынаштылар.  Районыбызда пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп яшәүче әлеге күркәм гаиләләр өчен сөенеп туя алмадым. Килен белән кайнана татулыгы өйне җылыта, йортка нур өсти, балаларны ихтирам, хөрмәткә өйрәтә, буыннар чылбырын ныгыта.

Тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.