Найти тему
Тюлячи Информ

Беренче коймак төерле түгел...

Быел “Иң яхшы авыл клубы һәм мәдәният йорты” дип исемләнгән республикакүләм конкурс старт алуын хәбәр иткән идек инде. Бу көннәрдә районыбызда шуның беренче этабы башланды. Ул 1 августка кадәр дәвам итәчәк.

Әлеге бәйге кысаларында район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Ихсанов җитәкчелегендә белгечләр -  клуб берләшмәләре, аларның иҗади эшчәнлекләрен, аларның нәтиҗәлелеген карый. Моннан тыш,  авыл клубларның төзеклегенә, биләмәләрнең матурлыгына,  бизәлешенә дә зур игътибар бирелә. Тәүге хисап концерты 29 июнь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният йортында булып үтте. Беренче коймак төерле булды дип һич кенә дә әйтәсе килми. Мәдәният йорты директоры Гөлнур Гыймранова җитәкчелегендә биредә бихисап иҗади берләшмәләр эшләп килә. Шунысы сөенечле, хисап концертында алар үзләрен бары уңай яктан гына, үсештә икәнлекләрен күрсәтә алдылар (рәсемдә). Аларның берсен атап, икенчесен калдырасы килми. Барысы да уртак эш өчен көчләрен кызганмадылар. Олы Мәтәскә авыл җирлегендә концертлар кемгәдер хисап бирер өчен генә яки социаль челтәргә язып (элеп) мактаныр, күкрәк кагар өчен генә куелмый. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Ихсанов билгеләп үткәнчә, биредә халык үзешчән сәнгатьтә элек-электән актив катнаша, үз-үзенә күркәм бәйрәм ясый белә. Җәй уртасы, печән өсте, бакча эшләре кебек  мәшәкатьле  чорда да алар бергә тупланып искиткеч матур концерт күрсәттеләр, жюри әгъзаларының да, авылдашларының да һәм үзләренең дә күңелләрен күрделәр.

Тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.