Найти тему
Тюлячи Информ

Теләчебездә Марий Эл Республикасы Дәүләт Җыенының аграр комплексны үстерү буенча комитетларының утырышы узды

14 нче июнь көнне районыбызда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының экология, табигый байлыклардан файдалану, агропромышленность һәм азык – төлек сәясәте буенча Комитеты һәм Марий Эл Республикасы Дәүләт Җыенының аграр комплексны үстерү буенча Комитетларының берләштерелгән утырышы узды.

14 нче июнь көнне районыбызда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының экология, табигый байлыклардан файдалану, агропромышленность һәм азык – төлек сәясәте буенча Комитеты һәм Марий Эл Республикасы Дәүләт Җыенының аграр комплексны үстерү буенча Комитетларының берләштерелгән утырышы узды. Депутатлар шулай ук “Теләче” сәнәгать паркында һәм “Гыйниятуллин С.Ш.” крестьян-фермер хуҗалыгында,  соңыннан  "Туган авыл" ял итү комплексыны белән дэ таныштылар. Кунаклар куңелендә   әлеге ширкәтнең мини-зоопарыгы, самовардан тәмле чәйләр һәм  мичтә пешкән коймак аеруча зур соклану уятты. Соңыннан районыбыз эшмәкәрләренә рәхмәт хатлары тапшырылды.