Найти в Дзене
Тюлячи Информ

Кече Кибәхуҗа җирлегендә Сабантуй гөрләде

Милли бәйрәмебез Сабантуй бәйрәме Кече Кибәхуҗа җирлегендә дә бик матур узды.

-3

Җирлек халкын, килгән кунакларны  Сабантуй бәйрәме белән Кече Кибәхуҗа авылы җирлеге башлыгы Ирек Заһидуллин тәбрикләде. Хезмәт алдынгыларын  мәйдан түрендә “Игенче” ширкәте җитәкчесе Рафис Яхин котлады. Бәйрәмгә олысы да, кечесе дә килеп, төрле уеннарда катнашып, күңелле ял итте. Җиңүчеләр истәлекле бүләкләргә лаек булды.  Сабантуй ул - халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары һәм биюләре бергә кушылган - хезмәт бәйрәме дә.

 Мөгаен, иң кызыгы һәм мавыктыргычы атлар чабышы белән, аркан тартыш булгандыр.  Сабантуйның иң олы бизәге булып саналган татарча көрәш малайларның бил алышуы белән башланып китте.  Бәйрәмдә баш батыр булып Илдар Мараков калды. Сабантуй мәйданы җыр – биюдән яңгырап торды.

Милли бәйрәмебезнең матур мизгеллләре фотоларда.