Найти тему
Тюлячи Информ

Телəчегə “Яшьлəр үзəге” кирəк

Тарихы 1958 елга барып тоташкан əлеге бəйрəм, районыбызда да ел саен гөрлəп уза.

Быел да Телəченең ял паркына яшьлəр белəн беррəттəн,

күңеллəре һəрчак 18дə булган өлкəннəребез дə җыйналган иде.

Кем ул яшь кеше? Бу əлбəттə озын-озак тема, бер уйласаң, 18 яшьтə дə

əби-бабайлар төсле фикер йөртеп, тормыштан тəм тапмаучылар бар.

Андыйларга капма-каршы итеп 60-70 яшьтə дə оптимистик рухта яшəүче,

һəрчак актив, көлəч, күңеллəре белəн гел яшь калучы кешелəрне китерергə

була. Статистлар фикеренчə, яшь кеше дип 14-30 яшьлеклəр санала, ə

кайбер галимнəр əйтүенчə, 35 яшькə кадəр категорияне “яшьлəр”

статусына кертү мəслихəт. Ни генə дисəң дə, яшьлек ул - күңел халəте.

Шул халəттə булу бик мөһим. Бу хакта, яшьлəрне бəйрəм белəн котларга

килгəн муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фəтхуллин да искə

алды һəм үз чыгышында район яшьлəре хакында җылы сүзлəр җиткерде:

“Телəчебездə яшьлəр өчен бар мөмкинлеклəр дə бар - спорт үзəге, бассейн,

боз сарае, мəдəният йорты, балалар өчен төрле түгəрəклəр... 

Рəфилə Шəмсетдинова

Автор фотосы

Тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.