Найти в Дзене
Рифат Сәлах

Сигезенче март

​Күңелләргә тула бәхет-шатлык,
Күңелләрдә яңа яз туа.
Елмаегыз әле, гүзәл затлар,
Бар дөньяга тулсын наз гына. ​

Бар дөньяга тулсын гөлләр исе,
Бар дөньяга тулсын сөенеч.
Сөйләшмәгез, елмаегыз гына,
Сез кадерле безгә сер килеш. ​

Сезне күргәч, җанга илһам иңә,
Күңелләргә иңә гүзәллек.
Сезнең өчен мәңге балкырбыз күк,
Булмаса да кайчак үзгәреп. ​

Кичерегез, камил булмасак та,
Әниләр, ​Кызлар, Сөйгән ярыбыз!
Сез булганда дөнья назлы булыр,
Сез мәңгелек безнең языбыз!