Найти в Дзене
Тюлячи Информ

Җәмәгать тәртибен саклыйбыз

28 май көнне "Батыр" спорт комплексының уку сыйныфында "ФОРПОСТ" муниципаль үзәкләре җитәкчеләренең зона киңәшмәсе булып узды.

Киңәшмә барышында  районнарда эшләп килүче “ФОРПОСТ" яшьләр үзәкләрендә булган проблемалар күтәрелде, аларны чишү юллары эзләнде. Районнардан килгән белгечләрнең һәрберсе  үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. 

-2

Түгәрәк өстәл артында барган сөйләшүдә егет-кызларны  даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү  максатыннан оештырылган чаралар анализланды.  Җитәкчеләр тарафыннан яшьләр арасында "ФОРПОСТ" хокук саклау хәрәкәтен популярлаштыру буенча тәкъдимнәр кертелде. Тимур Камалетдинов районнарда булган проблемаларны өйрәнеп,  Татарстан  республикасының яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы  белгечләренә җиткерергә вәгъдә бирде.

Бу көнне  “Батыр” спорт комплексында Теләче районы “ФОРПОСТ” үзәгенең мәктәп отрядлары арасында “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының җәйге фестивале узды. Фестивальдә Теләче муниципаль районы урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 7-8 һәм 10 сыйныф укучылары, ГТО комплексының IV баскычына караучы яшь егетләр һәм кызлар катнашты.

-4

Районның 13 мәктәбеннән  килгән 53 укучы пневматик автоматтан  атты, вакытка йөгерде, бер урында басып торган килеш иелде һәм ераклыкка сикерде, аджеманиядә  катнашты.  Җиңү яулаган укучыларга һәм командага Мактау грамотасы, медальләр тапшырылды. Барлык нәтиҗәләрне исәпләгәннән соң,
IV-баскыч:
1 урын - Теләче урта мәктәбе;
2 урын - Шәтке урта мәктәбе;
3 урын - Олы Нырсы урта мәктәбе.
V-баскыч:
1 урын - Теләче урта мәктәбе;
2 урын - Шәтке урта мәктәбе;
3 урын - Олы Мәтәскә урта мәктәбе