Кешегә рухи азыкны бирүче китап булса, китапханәгә укучыны җәлеп итүче, аның белән аралашучы, күңел матурлыгына тартучы, бөтен көчен, талантын биреп эшләүче - ул китапханәче. Китапханә китап бирү урыны гына түгел, авылдашларның күрешү, аралашу урыны да. Кеше язмышында китап зур урын алып тора. Китап белем чишмәсе, китап язма тарих, китап ул - халык хәтере. Урта Мишә авылы китапханәчесе Гөлфия Исмәгыйль кызы Мөхәммәтшина тумышы белән Баландыш авылыннан. “Бәхетемне эзләп читкә китмәдем мин, насыйп ярны үз урамымнан гына таптым. Дөресен генә әйткәндә, яшь аермабыз тугыз яшь булганлыктан, ул мине күзләп, буйга җиткәнемне көтте”, - ди Гөлфия. 2004 елдан бирле, күрше авыл Урта Мишәгә йөреп, китапханәдә эшли Гөлфия Исмәгыйль кызы. Урта Мишә халкы ягымлы, ачык йөзле, мөлаем китапханәчене үз итте, “Безнең Гөлфиябез” дип кенә торалар. Баландыш сигезъеллык һәм Олы Мишә урта мәктәбендә белем алган Гөлфия 2009-2012 елларда читтән торып Алабуга мәдәният һәм сәнгать