Бүген, ягъни 22 май көнне район мәдәният йортында Татарстан китап нәшриятының 100 еллыгына багышланган “Китап бәйрәме” дип исемләнгән әдәби-музыкаль чара булып үтте.
Мәдәният йортының икенче катында, фойеда китапханәчеләр, татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм укучы балалар катнашында узган чарада язучы, радиожурналист, рәссам, якташыбыз Дания Гайнетдинова, шагыйрә, озак еллар “Яшь ленинчы” газетасында, “Ялкын” журналында эшләгән Фәйрүзә Мөслимова һәм язучы, Казан утлары” журналының бүлек мөдире Фирүзә Җамалетдиновалар катнашты һәм чыгыш ясады Казаннан килгән кунаклар алдында матур җырлар, күркәм шигырьләр белән укучы балалар - Балыклы авылыннан Сәид Кәримов, Теләчедән Язилә Шәмсетдинова, Камилә Галимҗанова белән Ислам Гатауллин, Олы Мәтәскәдән Рәфилә Камалиевалар чыгыш ясады. Дания Гайнетдинованың Тиләҗе авылы чишмәсе турындагы хикәясен күңелләрне тибрәтерлек итеп, Алан урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Дания Гатауллина сөйләде. Кичәне шигъри аһәңнәргә төреп, үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Резидә Дәүлиева алып барды. Кичә азагында китап сәүдәсе дә гөрләде. Биредә соңгы елларда Татарстан китап нәшрияты тарафыннан иҗат ителгән китаплар белән сәүдә иттеләр. Хөрмәтле райондашлар, җылы, күркәм атмосферада узган очрашу турында тулырак, “Теләче” газетасының киләсе саныннан укып белә аласыз.
Фәнил Гаязов фоторепортажы.