Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Яман шешкә китерүче ризыклар

Русиянең баш онкологы яман шешкә китерүче ризыкларны атады. Алар арасында ит тә бар.

Ит, исерткеч эчемлекләр, тәмәке һәм хәрәкәтнең аз булуы яман шеш белән авыру куркынычын арттыра. Бу хакта Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш Баш онкологы Андрей Карпин сөйләгән.
"Бу дәлилләнгән. Майлы ризык, азык өстәмәләре, шул исәптән фастфудта кулланыла торганнары, кызыл ит, исерткеч эчемлекләр күп куллану, аз хәрәкәтләнү һәм симерү яман шешкә китерергә мөмкин", - дип яза Карпинның сүзләрен РИА Новости.

Табиб әйтүенчә, тәмәке тарту онкология куркынычын 30дан 50 тапкырга кадәр арттыра. Һәм сүз үпкә яман шеше турында гына бармый. Икенче билгеле табиб Андрей Поляков тән тиресендәге миңнәргә дә игътибар итәргә өнди. Әгәр алар үсә, каный, кызара икән, тиз арада табибка күренергә кирәк, ди ул.

Беренче стадиядә ачыкланган меланоманы 90 процент очракта җиңеп була икән. Былтыр яман шеш авыруының 617 мең яңа очрагы ачыкланган. Бу, 2017 елдагы белән чагыштырганда, 20 меңгә артыграк.

Фото: anews.com