15 май-Халыкара гаилә көнендә район үзәк китапханәсендә бар яктан мактауга лаеклы булган, иңне-иңгә куеп, 50 ел матур гомер итүче парларны хөрмәтләделәр.
Әлеге чара күңелләрдә бары якты хисләр генә калдырды. һәр гаилә хакында аерым сөйләп, музыкаль сәламнәр белән үрелеп барылды. 50 ел бергә яшәгән парларның барысы да кичәгә килә алмаган иде. Чараны оештыручылар аларны өйләренә барып тәбриклиячәк.
Өлкәннәр үз яшьләренә карамастан, бәхетле елмаеп утырды. Яшьлек елларын күңелләрендә яңартты, кавышу тарихларын сөйләде. Район зас бүлеге җитәкчсесе әнисә Тимерханова аларның туен гражданнар актына теркәп, имза куйдырды.
Тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.