Найти тему
Тюлячи Информ

Балалар арасында шахмат буенча турниры узды

17 май көнне Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасы базасында Теләче муниципаль районының мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында шахмат буенча турниры узды.

Шахмат бәйгесендә Абдурахманов А. П. җитәкчелегендәге Теләче №1,№ 2, №3 балалар бакчаларында  «Шахмат» түгәрәгенә йөрүче 6-7 яшьлек 20 бала көч сынашты.


  Турнирның барышын мәртәбәле жюри : мәктәпкәчә белем бирү буенча  методисты - Саетова А.Н, Татарстан Республикасы Теләче муниципаль  районының мәктәпкәчә белем бирү үзәге директоры - Имамиев Т. күзәтте.
 Турнирның барышын мәртәбәле жюри : мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты - Саетова А.Н, Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү үзәге директоры - Имамиев Т. күзәтте.
-3

Ә Теләченең 3нче балалар бакчасы педагоглары Сафина Р. К.,Сабирзянова Л. Р., Хузина Р. Г. әзерлек төркеме балалары белән концерт номерлары әзерләделәр. Турнир барлык кагыйдәләр буенча узды. Турнир барышында катнашучылар кызыклы уен комбинацияләре, шахмат партияләренең гадәти булмаган карары белән гаҗәпләндерде. Дулкынлануны җиңеп, һәр катнашучы җиңүгә омтылды. Турнир балаларның яхшы әзерлек дәрәҗәсен күрсәтте һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларда уенга карата кызыксыну формалаштыруга ярдәм итте. Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.