Мөселманнар өчен изге булган Рамазан ае бара.
Бу көннәрдә районыбыз мәчетләрендә, җәмәгать туклануы урыннарында, өйләрдә күркәм мәҗлесләр - Ифтар кичәләре уза. Шундый күркәм, районкүләм чараның тәүгесе 16 май көнне “Хәкимова” шәхси предприятиесенә караган “Маяк” кафесында узды.
Шәхси эшмәкәр Хәмит Габделхай улы Хәкимов химаясына үткәрелгән мәҗлескә район, оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, авыл имамнары һәм эшмәкәрләр чакырулы иде. Чарада муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, ТР Диния нәзарәте рәисенең район мөхтәсибәтләре белән эшләү буенча ярдәмчесе Равил хәзрәт Зөфәров, районыбыз имам-мөхтәсибе, республиканың Төньяк төбәге казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев, Корьән хафизлыкка укучы Госман һәм Мөхәммәтсалих шәкертләр катнашты һәм чыгыш ясады. Хәзрәтләребез Ураза аеның фазыйләтләре турында үтемле вәгазьләр сөйләсәләр, муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов Ифтар мәҗлесләре кебек халкыбызны берләштерүче чараларның тәрбияви ягын ассызыклап узды.
Тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.