Балаларга әйләнә-тирә дөньяны математика ярдәмендә танып белергә ярдәм итү өчен без «Мате: плюс» программасын кулланабыз.
Безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы балаларга математик белем бирү буенча Федераль инновацион мәйданчык булып тора. Бала уен аша аеруча акыллы активлык күрсәтә. «Мате: плюс» комплектындагы уеннар кызыклы һәм төрле төрдә. Бу материалның гадәти булмаган булуы баланы җавап эзләп, уйлау уенына керешергә мәҗбүр итә. Математик эчтәлектәге уеннар балаларда танып-белү кызыксынуы, тикшеренү һәм иҗади эзләнү сәләте, теләк һәм белем алу мөмкинлеге тәрбияләргә ярдәм итә.