Русия Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маендагы указына ярашлы, “Мәдәният” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында 17 майда Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясенә 10 ел тулу уңаеннан тантаналы утырыш үтте. Уфада тәү тапкыр узучы чарада Башкортстан Башлыгы Хакимияте, Хөкүмәте, Дәүләт җыелышы-Корылтай, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясенең төбәк бүлекчәләре булган Русиянең 40 төбәгеннән, Башкортстанның район һәм шәһәрләреннән мәртәбәле делегацияләр, татар теле укытучылары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.
Республика Башлыгының иҗтимагый-сәяси үсеш буенча идарә начальнигы Урал Килсенбаев Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның тәбрикләү сүзен җиткерде. Анда, аерым алганда, болай диелә: “Хөрмәтле дуслар! “Башкортстан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешмасының 10 еллыгы белән ихлас к