Кычкырып һәм пышылдап укый торган шигырьләр баланы үз тавышының көче белән идарә итәргә өйрәтәләр. Түбәндәге шигырьләрне бер генә балага да укырга була, ә балалар төркемендә шөгыльләнсәгез, тагын да кызыграк була. Сез “кикрикүк” дип әйткәч, икенче “кикрикүк” сүзен алар хор белән кычкырырга тиеш. Мондый күнегүләр бик файдалы, алар балаларның эмоцияләрен чыгарырга ярдәм итәләр. Минем әтәчем (Ә.Исхак) Минем әтәчем Бик иртә тора: Кикрикүк! Кикрикүк! Бик матур итеп Сузып кычкыра: Кикрикүк! Кикрикүк! Очып менә ул Койма башына: Кикрикүк! Кикрикүк! Һәркем соклана Аның тавышына: Кикрикүк! Кикрикүк! Ул тирә-якка Борылып карый: Кикрикүк! Кикрикүк! Кем нәрсә эшли,— Һәммәсен барлый: Кикрикүк! Кикрикүк! Туктап торуны Ул бер дә белми: Кикрикүк! Кикрикүк! Безне тырышып Эшләргә өнди: Кикрикүк! Кикрикүк! Паровоз Алга таба барабыз: Тик-так-так! Тик-так-так! Гөрләп чаба паровоз: Юл тап-тап, Юл тап-тап. Ак төтен артта кала: Пух-пах-пух! Пух-пах-пух! Вагоннар җырлап чаба: Ах-ах-ух! Ах-ах-ух! Сыбызгы яңгыр