25 апрель көнне Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен татар халкының йөзек кашы булган бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган чара үткәрелде. Зал Тукай портреты, әсәрләре буенча эшләнгән кул эшләре белән бизәлгән иде.
Туган тел көе яңгырый. Тукай шигырьләрен оста башкаручыга бәйге игълан ителде. Ибрагимов И. “Бәйрәм бүген” шигыре белән ярышны башлап җибәрде. “Кызыклы шәкерт” шигырен – Ибрагимова Й, “Ай белән кояш” шигырен Трофимова А., “Туган тел” – Сабирова А, Трофимова С. белән Баев И. Г. Тукай сүзләренә язылган “Бала белән күбәләк”не сөйләделәр.
Бәйрәм “Туган тел” җыры белән тәмамланды һәм барлык балалар күңелендә онытылмаслык күңелле кичерешләр калдырды. 25 апреля в Тюлячинском детском саду № 3 прошло мероприятие, посвященное 133-ей годовщине со дня рождения великого татарского поэта Габдуллы Тукая.
Зал был украшен портретом и произведениями Г.Тукая.
Звучит мелодия родного языка. Объявлен конкурс на