Авыл халкы бик мәшәкатьле чорга аяк басты. Беренчедән, аның алдында язгы кыр эшләрен уңышлы үткәрү бурычы килеп басса, икенчедән, табигать кышкы йокыдан уянган мәлдә, кичекмәстән, тирә-юньне чистарту, ишегалларын, капка төпләрен, урамнарны тәртипкә китерү сорала. Шуңа да елның-елында районда май-апрель айларында тирә-юньне чистарту, тазарту икеайлыгы игълан ителә. Ләкин 22 апрель көнне ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының үзәк территориаль идарәсенең беренче разрядлы белгече Ришат Билалов белән Шәтке авылы урамнарында, елга буйларында рейдта булып кайтканнан соң авыл халкында да, җирле җитәкчеләрдә дә экологик тәрбия җитенкерәми дигән фикер калды. Әлеге җаваплы белгеч тарафыннан җәмәгать урынында яки авыл җирлеге биләмәсендә төзелеш материаллары, кулланыштан төшерелгән иске техника саклаганнары өчен авылның ике шәхси хуҗалыгына административ беркетмә төзелде, ике хуҗалыкка - җәмәгать урынына көнкүреш калдыклары ташлаганы һәм рәсмиләштер